Бүген акциягә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да кушылды. Ул махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләре белән аралашты. Алар арасында Хидировлар гаиләсе дә булды. Гаиләдә биш бала, шуларның икесе – мәктәп укучысы. Светлана Хидирова көллияттә укытучы булып эшли. Аның ире хәзерге вакытта яраланганнан соң дәвалана.
Депутат шулай ук Мария Әхмәтҗанова белән дә очрашты. Аның кызлары Аделина һәм Амелия уку елына әзерләнә. Кызларның әтисе Руслан махсус операция зонасында һәлак булган. Алты бала тәрбияләүче Измайловлар гаиләсе дә программада катнашты.
«Соңгы елларда без әтиләре хәрби хәрәкәтләр зонасында булган гаиләләргә зур игътибар күрсәтәбез. Бу гаиләләрнең башлыгы бүген безнең Россия мәнфәгатьләрен яклый, сәламәтлеге, патриотлыгы, батырлыгы белән Россиянең иң көчле һәм җиңелмәс ил булуын исбатлый. Без геройларыбызга ярдәм күрсәтергә, шул исәптән аларның балаларына булышырга тиеш», – дип ассызыклады Татьяна Ларионова.
«Әтиләре әйләнеп кайтмаган яки яраланып кайткан гаиләләргә аеруча зур игътибар бирелә. Шуңа күрә ярдәмгә мохтаҗ балалар саны арта бара», - дип билгеләде ул.
Комментарийлар