16+

Мәктәптәге һөҗүмнәр депутатлар күз уңында, фаҗигаләрнең төп сәбәпләре дә аталды

Чиләбедәге мәктәптә булган һөҗүм җәмгыятьтә зур борчылу уятты.

Чиләбедәге мәктәптә булган һөҗүм җәмгыятьтә зур борчылу уятты.

Дәүләт Думасы депутаты Нина Останина фикеренчә, мондый фаҗигаләрнең төп сәбәбе — балаларны тәрбияләүдә системалы эш җитмәү. Бу хакта «Газета. ру» яза. 

Фаҗига 26 март көнне булган. Мәктәп укучысы уку йортына арбалет һәм сигнал пистолеты алып килеп, сыйныфташына аткан. Укучының бите җәрәхәтләнгән. Моннан тыш, ул өч укытучыга борыч баллоны сиптергән. Һөҗүмнән соң яшүсмер качарга маташкан, әмма дүртенче каттан егылып төшеп, җәрәхәтләр алган.

Депутат Нина Останина сүзләренчә, мондый хәлләр җәмгыятьтәге тирән проблемаларны күрсәтә. Аерым алганда, балалар арасында коллективизм рухы кимүе, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт җитмәве һәм профилактик эшнең тиешле дәрәҗәдә алып барылмавы фаҗигаләргә китерә.

Шулай ук социаль челтәрләр йогынтысы да зур роль уйный. Белгечләр фикеренчә, кайбер яшүсмерләр өчен агрессия — үзләрен күрсәтүнең иң тиз ысулына әйләнә. Мондый вакыйгалар киң яктыртылу сәбәпле, гаепле кешеләр “танылган”га әйләнә, бу исә башка балаларга тискәре үрнәк булырга мөмкин.

Останина билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә психологик ярдәм җитми: белем бирү учреждениеләренең якынча яртысы гына психологлар белән тәэмин ителгән. Бу балаларның проблемаларын вакытында ачыкларга комачаулый.

Депутат фикеренчә, хәлне яхшырту өчен мәктәпләрдә психологлар санын арттыру, балаларны спорт һәм иҗади шөгыльләргә җәлеп итү, шулай ук белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык чараларын көчәйтү зарур. Әмма иң мөһиме — тәрбия һәм профилактика эшен системалы рәвештә алып бару.

Белгечләр ассызыклый: мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен гаилә, мәктәп һәм җәмгыять бергәләп эшләргә тиеш.

Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading