16+

Мамадышта ике кыз һәлак булганнан соң комиссияләр утырышы узган

Балалар омбудсмены фаҗигагә аңлатма бирде.

Балалар омбудсмены фаҗигагә аңлатма бирде.

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова Мамадышта ике 16 яшьлек кызның һәлак булуына бәйле фаҗигагә аңлатма бирде. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгына сөйләгән.

Исегезгә төшерәбез, 16 яшьлек ике кызның мәетләре Мамадыштагы Пузанка тавында табылган. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары кызларның үлем шартларын ачыклый.

Светлана Захарова сүзләренчә, әлеге хәлгә бәйле рәвештә балигъ булмаганнар эшләре буенча республика һәм муниципаль комиссияләр утырышлары узган. Профилактика системасына кергән барлык оешмаларга тиешле бурычлар йөкләнгән.

«Хокук саклау органнары тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Мәсьәләне контрольдә тотабыз», — дип белдергән балалар омбудсмены «Татар-информ»га.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading