16+

Мартта кайбер пенсионерлар пенсияләрен вакытыннан алда алачак

Россиядә кайбер пенсионерлар март аенда пенсияләрен гадәттәгедән иртәрәк алачак.

Россиядә кайбер пенсионерлар март аенда пенсияләрен гадәттәгедән иртәрәк алачак.

Бу хакта Социаль фондның матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза РИА Новости 

Һәр айның 7–9 көннәрендә банк картасына пенсия алучы гражданнарга түләүләр бу юлы 6 мартта — бәйрәмнәр алдыннан соңгы эш көнендә күчереләчәк. Сәбәбе — бу даталарның озын ял көннәренә туры килүе.

Почта аша пенсия алучыларга да акчаларның бер өлеше алдан китереләчәк. Аерым алганда, 8 мартка туры килгән түләүләр иртәрәк биреләчәк. Ә 7 һәм 9 март көннәрендә акча алучылар пенсияне гадәти график буенча алачак. Төгәл датаны почта бүлекчәсендә белешергә мөмкин.

Графиктагы үзгәрешләр барлык төр пенсияләргә дә кагыла: иминият, социаль һәм тупланма пенсияләргә, шулай ук картлык һәм инвалидлык буенча түләүләргә. Әгәр граждан Социаль фондтан башка төр түләүләр дә ала икән, алар да вакытыннан алда күчереләчәк.

Өстәмә гариза бирү яки аерым мөрәҗәгать итү кирәкми — акчалар автомат рәвештә күчереләчәк.

Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading