16+

Машина йөртү таныклыгын кайсы очракта алыштырырга кирәк?

Татарстанда нинди очракларда медицина белешмәсеннән башка хокукларны алыштырырга мөмкин булуы билгеле булды.

Татарстанда нинди очракларда медицина белешмәсеннән башка хокукларны алыштырырга мөмкин булуы билгеле булды.

Машина йөртү таныклыгын алыштыру өчен гамәлдәге таныклыкны, Россия паспортын һәм 003-В/у номерлы медицина белешмәсен күрсәтергә кирәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Машина йөртү таныклыгы 10 ел гамәлдә. Срогы беткәч, документны яңартырга кирәк. Ләкин алмаштыру өчен сәбәпләр төрле була-хокукны югалту вакытында да, бозу вакытында да, медицина күрсәтмәләре буенча да үзгәртәләр.

Әгәр машина йөртүче таныклыкның гамәлдә булу вакыты тәмамлану сәбәпле яки медицина күрсәтмәләре буенча алмаш сорап мөрәҗәгать итсә, белешмә мәҗбүри-аннан башка яңа хокуклар бирмәячәкләр.

Таныклык югалган яки зыян күргән очракта бу хактагы белешмә кирәкми. Мондый очракта яңа таныклык бирәчәкләр, әмма аның гамәлдә булу вакыты элеккечә калачак. Мәсәлән, әгәр праваны алганнан соң 5 ел узгач югалган булса, яңасын тагын 5 елга бирәчәкләр. Ләкин әгәр машина йөртүче медицина белешмәсен күрсәтсә, аңа инде тулы срокка — 10 елга хокук рәсмиләштерәчәкләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading