16+

Машина йөртүчеләр, аномаль эсседә юлда сак булыгыз

Россиянең күп төбәкләрендә аномаль эсселек сәбәпле юл-транспорт һәлакәтләре саны арта.

Россиянең күп төбәкләрендә аномаль эсселек сәбәпле юл-транспорт һәлакәтләре саны арта.

Белгечләр әйтүенчә, югары температура игътибарны киметә, реакцияне акрынайта һәм машина йөртүченең хәленә тискәре йогынты ясый.

Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Дәүләт автоинспекциясе автомобильчеләргә эссе көннәр вакытында мөмкин булса көннең иң кызу сәгатьләрендә (11.00–17.00) юлга чыкмаска киңәш итә. Сәфәр алдыннан автомобиль салонын җилләтергә, кондиционерны акрынлап кабызырга, шулай ук суыту системасын, шиналардагы басымны һәм тормозларны тикшерергә кирәк.

Юлда үзегезне начар хис итә башласагыз, кичекмәстән туктап ял итәргә киңәш ителә. Шулай ук дистанцияне саклау, тизлекне киметү һәм үзең белән җитәрлек күләмдә су алу мөһим.

Моннан тыш, эссе көннәрдә автомобиль салонында балаларны, йорт хайваннарын һәм газ баллоннарын караучысыз калдырырга ярамый. Бу аларның сәламәтлеге һәм гомере өчен җитди куркыныч тудыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading