16+

Мәскәүдә бер хәрбине шартлатканнар

Мәскәүдә автомобиль шартлаудан соң һәлак булган генерал-майор Казан танк училищесын тәмамлаган булган.

Мәскәүдә автомобиль шартлаудан соң һәлак булган генерал-майор Казан танк училищесын тәмамлаган булган.

Мәскәүнең көньягында машина шартлаганнан соң вафат булган Россия Хәрби Көчләренең оператив әзерлек идарәсе башлыгы генерал-майор Фәнил Сәрвәров Казан югары танк училищесын тәмамлаган. 

Иртән башкаланың Ясенева урамында Kia автомобиле астында урнаштырылган шартлаткыч җайланма эшләтелгән.

Тикшерүчеләр «Гомумкуркыныч ысул белән кылынган үтерү» һәм «Шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнеше» дигән ике маддә буенча җинаять эше кузгаткан. Һәлакәт урынында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли.

Тикшерү тарафыннан төрле версияләр эшләнә. Аларның берсе Украина махсус хезмәтләре тарафыннан җинаять оештыру белән бәйле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading