16+

Миңнеханов Кукмара районында урып-җыю эше барышын тикшерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

Ул республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә кырларны карап чыкты, дип хәбәр итә Татарстан лидерының матбугат хезмәте.

Шулай ук Миңнеханов урып-җыюда эшләүче механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Кукмара районы активы белән очрашты.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев хәбәр иткәнчә, гектардан уртача 50 центнерга якын уңыш җыялар. Моннан тыш, район сөт җитештерү буенча беренче урында тора.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренә караганда, районга шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча эшне активлаштырырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Кукмара районы күрсәткечләр буенча башкалар өчен үрнәк булып тора. Җирлек башлыклары белән аралашу барышында ул, кыенлыкларга карамастан, барлык дәүләт программалары да сакланачак, дип ышандырды.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading