16+

Мисырда батискаф батып, Россия туристлары исән калган

28 марта 2025, 10:57
1605
0
0
Уку өчен 4 минут

27 март көнне көндез Мисырда Синбад ял итү батискафы һәлакәткә очраган. Судно бортында 45 россияле булган, пассажирларның күп өлешен коткарып кала алганнар.

27 март көнне көндез Мисырда Синбад ял итү батискафы һәлакәткә очраган. Судно бортында 45 россияле булган, пассажирларның күп өлешен коткарып кала алганнар.

6 кеше һәлак булган, алар арасында Татарстаннан Равил Вәлиуллин да бар. Ул гаиләсе белән Ютазы районында яшәгән, Урыссу үзәк район хастаханәсендә эшләгән. Равил Мисырда хатыны Кристина һәм ике кызы белән бергә ял иткән. 

Батискаф һәлакәте турында нәрсәләр билгеле?
Sindbad ял итү батискафы 27 март көнне көндез Мисырдагы Хургада курорт шәһәре ярларында һәлакәткә очрый. Һәлакәт вакытында судно бортында 45 россияле булган, пассажирларның күп өлешен коткарып кала алганнар. Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт аркасында 6 кеше һәлак булган, шуларның бишесе — россиялеләр. Һәлак булучылар арасында ике балигъ булмаган бала, дип ачыклык керткән Россиянең Хургададагы Генераль консуллыгы. Һәлакәт урынында эзләү-коткару операциясе Мәскәү вакыты белән 16:00 сәгатьтә тәмамланды. Al Youm as-Sabia Мисыр басмасы мәгълүматлары буенча, 6 кеше һәлак булган, тагын 9 зыян күргән.

Авария Хургада ярыннан 1 чакрым ераклыкта җирле вакыт белән 10:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 11:00) булган. Фаҗига Хургада ярлары буендагы мәрҗән рифын карауны үз эченә алган даими экскурсия вакытында килеп чыккан. Батискаф әлегә су өстенә чыгарылмаган, авария вакытында аның эчендәге пассажирларны тирәнлектән эвакуацияләгәннәр. Фаҗига батискаф шул ук исемдәге кунакханәдән киткәннән соң 40 минут узгач була. Мөгаен, сүз дүрт йолдызлы sindbad Club кунакханәсе турында барадыр. TripAdvisor порталындагы шәрехләргә караганда, ул Россия туристларында шактый популяр. 

Кайбер мәгълүматлар буенча, экскурсия вакытында судно рифка килеп бәрелгән, шуның аркасында герметизация өзелгән. 

Экскурсиядә катнашкан барлык туристлары» иминиятләштерелгән дип хәбәр ителә. Иминиятләштерү әлеге вәзгыятьтә зыян күргән туристларны дәвалауны да, һәлак булганнарның гәүдәләрен кайтаруны да каплый.

Фаҗигале экскурсиядә катнашкан Елена Болдарева «112» телеграм-каналына суга төшкәннән соң ук башланган хәлләр турында сөйләде. "Анда ике люк ачык иде, көтмәгәндә су керә башлады. Кемдер йөзеп чыга алды, кемдер юк", - дип уртаклашкан хатын. Болдарева сүзләренчә, суда кешеләрне элек батискафка китергән катерлар җыйганнар. Вакыйганың шаһиты сүзләренчә, кешеләрне аңсыз килеш пляжга китергәннәр. "Анда балалар күп иде. Бу коточкыч. Бу бик куркыныч", - дигән шаһит.

Әлеге батискафта Татарстаннан бер гаилә дә булган. Равил Вәлиуллинга 7 мартта — 41, хатыны Кристинага 39 яшь тулган. Ул Башкортстанның Калтач районында туган. Икесе дә Ижау дәүләт медицина академиясен тәмамлаган, Кристина Башкорт дәүләт медицина университетында квалификация күтәрү курслары үткән. Аларның хезмәт стажы, Татарстан сәламәтлек саклау порталында әйтелгәнчә, бер көндә — 2012 елның 23 июлендә башланды.

2018 елда Вәлиуллиннар гаиләсе Ютазы районының Урыссу бистәсенә күчеп килгән. Икесе дә Урыссу үзәк район больницасына урнашканнар. Ир кеше анестезиолог-реаниматолог, ул — педиатр, үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире булып эшләгән. 

Социаль челтәрләрдә Кристина вакыт-вакыт гаилә сәфәрләреннән фотосурәтләр бастырган. SHOT телеграм-каналы язганча, Мисырда ил итәр өчен гаилә 21 мартта очып килгән-тиздән аларның яллары тәмамланырга тиеш булган. Алар Хургададагы дүрт йолдызлы mirage Bay кунакханәсендә урнашканнар.

Вәлиуллиннар гаиләсе «Синдбад» батискафы һәлакәте вакытында исән калган. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чараларына гаиләнең танышлары сөйләгән. Табибларны ыгы-зыгы аркасында һәлак булганнар дип ялгыш санаганнар.

«Алар әти-әниләре белән элемтәгә чыккан», - дип шатлыгы белән уртаклашкан журналистлар белән.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Россия гражданлыгы булган 6 кеше һәлак булган. Кызыл диңгез провинциясе губернаторы Амра Хәнәфи хәбәр иткәнчә, хастаханәләрдә 29 кеше дәвалана, шуларның дүртесе реанимациядә.

Батискаф һәлакәтендә исән калган Казаннан килгән турист Регина һәлакәт турында сөйләгән.  Экскурсиягә ул ике баласы белән киткән. Судно бата башлагач,  аның эчендә булган туристлар моны уку кисәтүе дип уйлаганнар. Аннары алар суднодан тиз генә чыга башлаган.  

Регинаның балалары көймәдән понтонга күтәрелергә өлгергән, ә ул үзе батискафтан ераграк китәргә тырышкан. Хатын-кыз понтонда коткару жилетлары булмавын сөйләгән.

“Мине, 9 һәм 10 яшьлек балаларымны субмаринага төшеп утырыр өчен чиратта иң соңгы булуыбыз коткарды. Дөресен әйткәндә, без батискафка төшеп җитмәдек, бу  минем 45 яшь тулган көнемдә тормышымдагы иң олы бәхет. Туган көнемә бүләктер бу, мөгаен. Люклар ачык иде, кешеләр акрынлап төшә иде һәм шул ук вакытта батискаф су астына юл алды. Кешеләрнең субмаринага төшеп утыруы өчен җавап биргән Мисыр кешесе кайсыдыр мизгелдә: “Стоп!” – дип кычкырды, әмма аны ишетүче булмады, әлбәттә.  Безгә ул туристлар су асты батискафына  күчкән понтонга кире менәргә  дип ишарәләр ясады. Безнең алда ким дигәндә 7 кеше иде. Без понтонга балаларны мендерә башладык. Бар да бик тиз булды. Күз ачып йомган арада кешеләр инде суда иде һәм алар үзаллы пирска табан йөзә башлады. Мин һәм балаларым исән-сау, бу минем өчен зур казаныш һәм олы бәйрәм”, – дип  русияле Регина Мисырның Хургада курортында кичә теркәлгән фаҗига турында тәэссоратлары белән уртаклаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading