16+

“Монда балаларның телләре ачыла”: Казанда “Гәүһәр” фестиваленә әзерлек бара

Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә 12 нче февраль “Гәүһәр” балалар фестивале узачак.

Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә 12 нче февраль “Гәүһәр” балалар фестивале узачак.

Фестиваль дүртенче ел үткәрелә. Элегрәк ул “Хәрәкәттә бәрәкәт” дип аталган. Беренче ике ел Чулпан мәдәният йортында узган булса, хәзер “Сәйдәш” мәдәният үзәгенщ “төпләнгән”.

— Без остазларны сайлап алабыз һәм төрле мәктәпләргә җибәрәбез. Алар нәрсә генә өйрәтсә дә, төп шарт — татар телендә сөйләшү, — диде Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Гүзәл Сәгыйтова.
Фестивальнең төп максаты — татар теленә мәхәббәт, кызыксыну уяту, татар мәдәниятен популярлаштыру.  
— Бу фестиваль балаларга татар дөньясына кереп китәргә, сәхнә белән танышырга, тәүге адымнар ясарга ярдәм итә. Быелгы программада төп  үзенчәлек — фестиваль юбиляр авторларга багышланачак, — диде “Апуш” балалар татар театраль студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова. 

Ел саен катнашучы балалар саны арта. Казан мәктәпләрендә укучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сөйләм осталыгына, хореография, татар милли уен коралларында уйнарга, җырларга өйрәнәләр.

— Казанда телне саклау һәм яклау буенча күпме проектлар бар бит! Татарстан бу юнәлештә эшләү бенча Россиядә беренче урында бара. Мин бу проектның башка төбәкләргә дә таралуын теләр идем.  Миңа балалар белән эшләү бик рәхәт. Моны тагын бер зур бүләк дип кабул иттем, — диде “Гәүһәр” фестивале турында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша. 
Фестиваль кысаларында сәхнәдә берничә сәнгать төре берләшәчәк. Биредә Казанның 46 мәктәбеннән 1 меңгә якын укучы һәм 20 балалар бакчасыннан 250гә якын сабыйлар үзләренең осталыкларын, тырышып әзерләгән номерларын күрсәтәчәк.  Балалар белән тәҗрибәле, танылган остазлар — артистлар, актерлар, биючеләр эшләгән.

— Бу фестиваль балаларның сәләтләрен ача, аларны бөтен яктан үстерә. Монда сөйләшми генә куркып торган балаларның да телләре ачыла. Без аларны социаль тормышка аяк басырга өйрәтәбез! — диде балалар белән эшләү турында Татарстанның халык артисты Эльмира Хамматова. 
— Без XXI гасыр балалары белән эшлибез. Алар бик шук, дисциплинага өйрәтү дә кирәк. Безнең остазлар — зур профессионаллар. Быел сайлап алу этабында балаларга шаккатып карап утырдык. Мин хореография ягы шундый зур дәрәҗәдә булуына бик шат, — дип төгәлләде педагог- хореограф, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Хамзина.

Залинә Гыйлаҗиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading