16+

Мордва халкы бәйрәмгә чакыра

21 июньдә Тәтеш районының Килдеш авылында республикакүләм “Валда Шинясь” мордва мәдәнияте бәйрәме үтәчәк.

21 июньдә Тәтеш районының Килдеш авылында республикакүләм “Валда Шинясь” мордва мәдәнияте бәйрәме үтәчәк.

Мордва халкының милли йолаларын беләсегез килсә, 21 июньдә Тәтеш районының Килдеш авылында уза торган республика күләм “Валда Шинясь” мордва мәдәнияте бәйрәменә килегез. Бу хакта “Татар информ” мәгълумат агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.

Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Наталья Сабитова белдергәнчә, программа театральләштерелгән тамашадан башланачак. Анда кунакларны борынгы йолалар һәм милли ризыклар белән таныштырачаклар. Моннан тыш, килгән кунаклар мастер-классларда катнашып, милли бизәнү әйберләре һәм кием элементларын үз куллары белән дә ясап карый алачаклар. Шул ук вакытта “Тәтеш ярминкәсе” дә гөрләп эшләп торачак. Татарстан сәнгать осталарыннан тыш, Мордовия, Ульян өлкәләреннән, Казахстаннан да артистлар килүе көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading