16+

Моржлар бәйрәмгә чакыра!

Программада – купель ачу, Яңа ел йөзү ярышлары һәм башкалар.

Программада – купель ачу, Яңа ел йөзү ярышлары һәм башкалар.

7 гыйнвар көнне Дәрвишләр бистәсенең Комсомольское күлендә Казанның моржлар төркеме кышкы чыныгуны яратучылар өчен бәйрәм оештырачак.

Программада – купель ачу,  Яңа ел йөзү ярышлары, Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортының «Бию клубы» хореография коллективы һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Измайлованың «Русская песня» халык хоры чыгышлары. Шулай ук кунакларны төрле образлардагы аниматорлар һәм фотозона көтә.

Чара 11:00 сәгатьтә башлана.

Искәртеп узабыз, Моржлар берлеге Казан оптика-механика заводы хезмәткәрләре тарафыннан 1959 елда оештырыла. Клубка теләгән һәркем кушыла ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading