16+

Мошенниклар сезне каян таба? Эксперт шәхси мәгълүматның ничек таралуын аңлатты

Россиялеләр еш кына үзләре дә сизмәстән мошенниклар өчен мәгълүмат чыганагына әйләнә.

Россиялеләр еш кына үзләре дә сизмәстән мошенниклар өчен мәгълүмат чыганагына әйләнә.

Бу хакта «Газета.ру» басмасына  киберкуркынычсызлык буенча консультант Александр Дворянский сөйләгән.

Эксперт сүзләренчә, кеше турында күп мәгълүматны махсус программаларсыз да ачык чыганаклардан табарга мөмкин. Кулланучылар үзләре үк төрле сораштыруларда, лотереяләрдә, акцияләрдә һәм кушымталарда катнашып, шәхси мәгълүматларын калдыра.

Аеруча зур рольне социаль челтәрләр уйный. Анда кешеләр үзләре турында мәгълүматны иркен урнаштыра: кызыксынуларын, эш урынын, керем дәрәҗәсен, кайда яшәвен. Шушы мәгълүмат нигезендә кешенең «цифрлы портреты» төзелә.

Шулай ук күп кенә сайтлар тестлар яки викториналардан соң анкета тутырырга тәкъдим итә. Анда җенес, яшь, телефон номеры һәм башка мәгълүматлар сорала. Бу исә мошенниклар өчен әзер база булып тора.

Эксперт кисәтә: җыелган мәгълүмат таргетлы реклама, фишинг һәм социаль инженерия өчен кулланыла. Мәсәлән, сезнең хоббиегызга туры китереп, ялган ташламалар яки акцияләр белән хатлар килергә мөмкин. Кайчак бу сылтамалар аша акча урлау схемалары да эшли.

Моннан тыш, кулланучылар турында җыелган мәгълүмат базалары интернетта сатылырга мөмкин. Аларны гадәти бизнеслар да, мошенниклар да куллана.

Белгечләр киңәш итә: шикле сайтларда анкета тутырмаска, шәхси мәгълүматны мөмкин кадәр азрак бүлешергә һәм таныш булмаган сылтамаларга кермәскә. Цифрлы иминлек – һәркемнең үз кулында.

Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив һәм көндәшле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading