16+

Нигә тарифлар арта? Песошин торак-коммуналь хезмәт өчен бәяләрнең үсешен аңлатты

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык тарифлары артуы күпләрне борчый.

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык тарифлары артуы күпләрне борчый.

Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу мәсьәләгә ачыклык кертеп, тарифларны индексацияләүнең сәбәпләрен атады.

Аның сүзләренчә, төп фактор — энергия ресурсларына бәяләр үсеше. Быел башыннан ук табигый газ 9,6% ка, электр энергиясе 11,3% ка арткан. Газны һәм электрны транспортлау бәяләре дә сизелерлек күтәрелгән.

— Бу чыгымнар турыдан-туры тарифларга йогынты ясый. Мәсәлән, җылылык энергиясе структурасында газ бәясе 70–85% ка кадәр җитә, ә су белән тәэмин итүдә электр энергиясе өлеше 70–80% тәшкил итә, — дип аңлатты Песошин.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, гражданнарның түләүләре тарифка гына түгел, куллану күләменә дә бәйле. Барлык исәп-хисаплар тикшерелгән, кайбер очракларда артык алынган акчалар халыкка кире кайтарылган.

2026 ел нәтиҗәләре буенча тарифларның уртача еллык үсеше 5,7% тан артмаячак дип көтелә. Әмма 1 октябрьдән республика буенча тарифлар уртача 13,4% ка күтәреләчәк.

Премьер-министр ышандырганча, бу күрсәткеч билгеләнгән чиктән артмаячак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading