16+

Ноябрьдә эш һәм ял көннәре күләме билгеле булды

Ноябрьдә Россиядә яшәүчеләрне 20 эш көне һәм 10 ял һәм бәйрәм көне көтә.

Ноябрьдә Россиядә яшәүчеләрне 20 эш көне һәм 10 ял һәм бәйрәм көне көтә.

Бу хакта РИА Новостига О. Е. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетының хезмәт хокукы һәм социаль тәэмин итү хокукы кафедрасы доценты Михаил Афанасьев хәбәр иткән.

Эксперт сүзләренчә, ноябрьдә барлыгы 30 календарь көн булачак. 4 ноябрьдә, чәршәмбе көнне, Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу көн рәсми бәйрәм һәм ял көне булып санала.

Афанасьев аңлатканча, 40 сәгатьлек эш атнасы булган хезмәткәрләр ноябрьдә 159 сәгать эшләргә тиеш булачак. 36 сәгатьлек эш атнасында эшләүчеләр өчен эш вакыты 143 сәгать тәшкил итәчәк. Ә 24 сәгатьлек кыскартылган эш атнасында эшләүчеләр өчен айлык эш вакыты 95 сәгатьтән артмаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading