16+

Офиста ашаган өчен эштән куа алалармы? Юрист җавабы

Эш урынында чәй эчү яки тиз генә ашап алу – күпләр өчен гадәти хәл. Әмма бу һәрвакыт законлымы?

Эш урынында чәй эчү яки тиз генә ашап алу – күпләр өчен гадәти хәл. Әмма бу һәрвакыт законлымы?

Юристлар фикеренчә, кайбер очракларда эш бирүче моны тыя да ала.

Россия юристлары ассоциациясенең Краснодар төбәк бүлеге әгъзасы Илья Пащенко аңлатканча, хезмәт кануннары эш урынында ашауны турыдан-туры тыймый. Хезмәт кодексының 108 маддәсе нигезендә хезмәткәргә ял итү һәм ашау өчен тәнәфес каралган, әмма аны кайда үткәрү мәҗбүри итеп билгеләнмәгән.

Шулай да барысы да эш бирүче куйган кагыйдәләргә бәйле. Әгәр компаниянең эчке тәртип кагыйдәләрендә ашау урыны һәм вакыты аерым күрсәтелгән икән, хезмәткәрләр шул таләпләргә буйсынырга тиеш.

Юрист билгеләп үткәнчә, әлеге кагыйдәләрне бозу дисциплинар җаваплылыкка китерергә мөмкин. Башта кисәтү яки шелтә бирелә, ә мондый хәлләр кабатланган очракта эштән азат итү куркынычы да бар.

Белгечләр хезмәткәрләргә эш урынындагы кагыйдәләр белән алдан ук танышырга һәм аларны үтәп барырга киңәш итә.

Билгеле булганча, Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading