16+

Олимпия чемпионы Александр Большунов беренче җиңүен Казанда яулады

Бүген Казанның “Тынычлык” бистәсендәге чаңгы комплексында чаңгы спорты буенча Россия Кубогының 6нчы этабы старт алды.

Бүген Казанның “Тынычлык” бистәсендәге чаңгы комплексында чаңгы спорты буенча Россия Кубогының 6нчы этабы старт алды.

Ир-егетләр арасында ирекле стильдә 15 чакрымга узышуда беренче урынны Татарстан спортчысы, Олимпия чемпионы Александр Большунов яулады. Икенче урында – Егор Митрошин, өченчедә – Иван Горбунов. Әйтүләренә караганда, Большунов хәтта разминкада да катнашмаган, аның стартка чыгуы да бераз көтелмәгәнрәк булган. Сүз уңаеннан, бу Большуновның быелгы сезондагы беренче җиңүе.

Хатын-кызлар арасында 10 чакрымга узышуда Алина Пеклецова беренче урында. Икенче урында – Арина Кусургашева, өченчедә – Евгения Крупицкая.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading