16+

ОРВИ сезоны: өлкәннәр балаларга караганда күбрәк авырый

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны арта бара.

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны арта бара.

15-21 сентябрьдә авыручылар саны, узган атна күрсәткечләре белән чагыштырганда, 23 процентка арткан. Үсеш өлкәннәр арасында күзәтелә. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзорның идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Билгеләп үтелгәнчә, хәзер респиратор вируслар арасында грипп түгел, ә башка авыру кузгаткычлары өстенлек итә.

23 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда грипп һәм ОРВИ аркасында ябылган мәктәпләр һәм сыйныфлар юк. Уку елы башыннан белем бирү учреждениеләрендә температурасы яки ОРВИ симптомнары булган 2,5 мең баланы ачыклаганнар һәм дәресләргә кертмәгәннәр. 
2025 елда республикада 2,43 млн кешегә прививка ясатырга планлаштыралар — бу төбәк халкының 60,7 проценты. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасында 955 мең кеше (планнан 39,3 процент), шул исәптән 463,2 мең өлкән кеше һәм 491,8 мең бала вакцинация узган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading