16+

Песошин: «Абилимпикс» чемпионатын уздыру өчен Казанны сайлаганга оештыручыларга рәхмәт

Ярышлар бүген башлана һәм 29 июльгә тикле дәвам итә.

Ярышлар бүген башлана һәм 29 июльгә тикле дәвам итә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин махсус операция катнашучылары һәм ветераннары өчен һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты ачылышында катнашты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Кирилл Гомәров.

«Хөрмәтле катнашучылар, остазлар, белгечләр, кунаклар, мин Татарстан Рәисе исеменнән сезне кунакчыл Казанда – Татарстан башкаласында сәламләвемә шатмын. Безнең республиканың һөнәри осталык буенча чемпионатлар уздыруда билгеле бер күнекмәләре бар. Беренче чемпионатны уздыру өчен Казанны сайлаганга оештыручыларга рәхмәт. Катнашучыларга яхшы кәеф, иминлек, сәламәтлек һәм яңа җиңүләр телим», – диде Алексей Песошин.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары, махсус операция катнашучылары өчен «Геройлар вакыты» үсеш программасында катнашучы Александр Тихонов, «Ватанны саклаучылар» махсус операция катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фонды башкарма директоры Юрий Хабров белән бергә ул чемпионат ачылуга сигнал биргән интерактив панельгә басты.

Ярышлар бүген башлана һәм 29 июльгә тикле дәвам итә. 259 кеше «Поварлык эше», «Сәнәгать робот техникасы», «Агачка уеп ясау», «Автомобильләр ремонты һәм хезмәт күрсәтү» кебек 15 компетенциядә ярыша.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading