16+

Питбайклар белән булган аварияләрнең күплеге аркасында балаларга бензин сату тыела

Дәүләт Советы депутатлары балигъ булмаганнарга бензин сатуны чикләү турындагы канун кабул итте.

Дәүләт Советы депутатлары балигъ булмаганнарга бензин сатуны чикләү турындагы канун кабул итте.

16 яшькә җиткән һәм машина йөртү таныклыгы булган балалар гына ягулык сатып ала алачак.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сүзләренчә, мондый тыю балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә тиеш.
Питбайкларны иярләгән балигъ булмаганнар машина юлына килеп чыга һәм аварияләргә эләгә, ни кызганыч, үлем белән тәмамланганнары да шактый. 
– Ни өчен дизель ягулыгы түгел, ә бензин? - дип гаҗәпләнеп сорады комитет җитәкчесе Азат Хамаев.

Проектның тиешенчә эшләнеп бетмәвен депутат Илшат Әминов та ассызыклады. Ә Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин башта «заправкаларда мондый үсмерләр күпме» дип санарга тәкъдим итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading