16+

Россия мәктәпләрендә дәресләрне иртәнге сәгать 9да башларга тәкъдим иттеләр

Россия мәктәпләренә кышкы чорда дәресләрне иртәнге сәгать 9да башлау мөмкинлеге бирелергә мөмкин.

Россия мәктәпләренә кышкы чорда дәресләрне иртәнге сәгать 9да башлау мөмкинлеге бирелергә мөмкин.

Мондый тәкъдим белән РФ Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб чыгыш ясады.

Аның фикеренчә, дәресләр башлану вакытын үзгәртү, бигрәк тә караңгы вакытта мәктәпкә барырга мәҗбүр булган балаларның иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, Гриб дәресләр иртәнге сәгать 8дә башлана торган мәктәпләргә уку көнен 9га күчерү мөмкинлеген карарга тәкъдим иткән. Аның сүзләренчә, мондый графикны көзге каникуллардан соң башлап, язгы каникулларга кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Шул ук вакытта ул дәресләр башлану вакытын үзгәртү мәҗбүри таләп түгел, ә тәкъдим рәвешендә булырга тиешлеген ассызыклаган.

Әлеге тәкъдимнең төп максаты — кышкы чорда балаларның мәктәпкә йөрүен куркынычсызрак итү.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading