Татарстанның атказанган артисты, танылган баянчы, җырчы Рәзил Камалов белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.
Башы: Рәзил Камалов ни өчен гастрольләрдән баш тарткан: «Кредиттан кредитка концерт куясы килми»
Дәвамы:
«Үземә хуҗа булырга өйрәндем»
— Әтиегезнең вафатына 16 ел булган... Вакыт үткәне сизеләме?
— Вакыт — су кебек ага диләр. Чыннан да, шулай. Көн артыннан көн туа. Әти вафат булганда мин Казанда 1 курста белем ала идем. Аңа инсульт булган, реанимациягә эләккән. Мин бу хакта иң соңгы белдем. Без гаиләдә 3 бала. Абый-апа миннән 11-12 яшькә өлкәнрәк. Бәлки, шуңа да: «Борчылмасын», — дип хәбәр бирми торганнардыр.
Әти кисәк китеп барды. Үзен карамады инде, дөресен әйткәндә. Колхозда баш агроном булып эшләде. Әни гел: «Яз көне чыгарып җибәрдем, көзен каршы алдым», — дип әйтә иде. Әтинең вафатын тыныч кабул итәргә, көчле булырга тырыштым. Гомумән, мөстәкыйльлекне иртә татыдым. 6 нчы сыйныфтан ук «өйдән чыгып» киттем. Авылда музыка мәктәбе булмагач, дәү әни янына Тәтешлегә күчтем.
Анда инде үземә хуҗа булырга өйрәндем. Шуңа күрә әти вафаты турында ишеткәч тә, күбрәк әни турында борчылдым. Әлбәттә, авыр... Әмма күз яше белән генә берничек тә ярдәм итеп булмый. Якыннарың өчен терәк-таяныч булырга кирәк. Гомумән, әтинең дә, дәү әнинең дә интегеп, авырлык белән китеп бармауларына күңелем тыныч. Кинәт кенә китеп бару, бәлки, үзе бәхеттер. Кемнәрдер дистә еллар буе җафалана…

— Рәфинәнең әнисенә дә инсульт булды, бергә яшисез. Андый вакытларда аеруча бер-береңне аңлау кирәктер…
— Андый вакытта сүзсез аңлашасың. Әни бер ел урын өстендә ятты. Рәфинәнең сеңелләре дә ярдәм итте, табиблар да гел килеп торды. «Берничә ай гына яшиячәк», — дигәннәр иде. Аллаһка шөкер, әнигә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыштык. Хәзер инде таякка таянып йөри ала. Язмыштан узмыш юк диләр. Без, гомумән, әни (Рәфинәнең әнисе) белән танышканда ук бик тиз уртак тел таптык.
Ул да әтием кебек агроном иде, журналист булып та эшләде. Авыру гына сынатты. Тулаем, бу хәл безне чыныктыргандыр. Мин аны авырлык итеп кабул итмим, киресенчә әнинең дә кәефен күтәрергә тырышам. Әни сөйләшә алмагач, өйдә көн саен «крокодил» уйнаган кебек тоела (көлә). Ул аңлатырга тырыша, без фаразлыйбыз. Нәтиҗәдә, аңлашабыз бит. Теләк кенә кирәк.
— Сез гел шундый оптимистмы?
— Тормышка җиңелрәк карамасаң, яшәү кыен. Үз-үзеңне ашаудан файда юк. Күңелсез мизгелләр дә була, әлбәттә. Аллаһтан: «Күтәрә алмаслык сынаулар бирмә», — дип кенә сорыйм.

«9 ел тулай торакта яшәдем»
— Сез мөстәкыйльлекне иртә татыгансыз. Ә хәзер яшьләр әти-әнидән аерыла алмый кебек. Кем гаепле?
— Мәгълүмати кыр бик киң. Яңалыкларны гына алыйк. Әлбәттә, бала өчен куркасың, борчыласың. Бәлки, шуңа да әти-әни баласын читкә җибәрергә теләмидер. Әмма шунысын да истә тотарга кирәк: тәрбия, мәхәббәт, игътибар балачакта кирәк. Нигезсез йорт булмый, шуңа күрә нигезне балачакта салу мөһим. Аннан инде кеше шушы нигезгә таянып алга таба тормышын кора. «Баланы читкә җибәрү шатлык та, көенеч тә», — дип җырлый Салават Фәтхетдинов. Вакыт җиткәч, баланы җибәрергә дә кирәк. Ул тормышка яраклашырга тиеш. Мин, мәсәлән, 9 ел тулай торакта яшәдем. Тулай торак, армия — тормыш мәктәбе ул.
— Рәфинә белән дүртенче курста укыганда кавышкансыз. Ул сездән 4 яшькә өлкәнрәк тә. Яшь аермасының гаилә тормышына йогынтысы бармы?
— Гаилә корганда Рәфинә җырчы буларак танылган иде инде. Ә мин әле студент егет кенә. Элеккеге фотоларны ачып карагач, бераз мәзәк инде. Әмма мәхәббәтебез көчле булгач, яшь аермасына бөтенләй игътибар итмәдек. Без тиз кавыштык. Кинәт башланган эш хәерле була диләр. Безнең шулайрак булды.
V курсны тәмамлаганда улым бар иде инде. Әни дә каршы килмәде. Аның: «Ир-ат 27 яшькә кадәр өйләнергә тиеш», — дигән сүзе бар иде. Шуңа гаилә коруымны хуплады гына. Гаилә тормышы — эш кебек. Аңа мәхәббәт һәм хисләр генә җитми. Барыбер сөйләшергә, бер-береңә җайлашырга туры килә. Хәзер инде безне бернәрсә дә какшатмас кебек. Без бер-беребездән аерыла торган кешеләр түгел. Һәрхәлдә мин моңа ышанам.

— 3 егет тәрбиялисез. 4 нче бала турында уйланмыйсызмы?
— Дүрт балалы гаилә булу — җитди адым. Дөресен әйткәндә, теләк юк диярлек. Рәфинәнең сәламәтелеген дә кайгыртырга кирәк. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, сөенәбез, әлбәттә. Рәфинәнең сеңлесе Аиша сабые кечкенә вакытта кунакка килгән иде. Аның бала мәшәкатьләрен күреп, Рәфинә белән сүзсез генә бер караштан икебезнең дә дүртенчегә әзер булмавыбызны аңладык.
— Сез Башкортстан егете бит. Туган йортка еш кайтасызмы?
— Әти вафатыннан соң, без төп нигезне саттык. Әни тумышы белән Тәтешледән, хәзер шунда яши. Аның янына кайтабыз. Әле улыбыз Сөләйман җәен бер ай авылда "командировка«да да була. Безне авыл үстерде, шуңа ул канга сеңгән инде. Шәхсән минем гомер көзен фатирда түгел, йортта үткәрәсе килә. Туган нигез еш кына төшкә керә. Өйдә, бакчада йөргән төсле. Рәхәт чаклар. Төп нигезне сатмас идек, әмма аны гел карап торырга кирәк. Туып-үскән җир дип кенә чүп үләне үстерү дә дөрес түгел.
— Сихер, күз тиюгә ышанасызмы?
— Бардыр инде ул. Әмма мин тормыштагы һәр күңелсез мизгелне начарга юрамыйм. Быел кыш чаңгыда шуарга бардык, аяктагы сеңерне өздем. Операция ясатырга туры киләчәк. Аңа психхологик яктан әзерләнәм, тернәкләнү озак уза дип кисәттеләр. Менә бу очракта нәрсә дисең? Димәк, шулай кирәк булган. Аллаһы Тәгалә мине җитди имгәнүдән саклап калган дип ышанам.
— Сез «Мирный» мәдәният йортында да эшлисез икән. Анысын белмәгән идем.
— 11 ел эшлим инде. Ике коллективым бар. Өлкән яшьтәге абый-апалар белән шөгыльләнәм. Бәйге, конкурсларга йөрибез. Кайвакыт өлкән яшьтәгеләр яшьләрне дә уздыра. Алар эшләргә дә, оныклар сөяргә дә, җырларга да җитешә. Сокланам! Без кайвакыт якыннар белән аралашырга да вакыт таба алмыйбыз. Ә алар туган көннәрне дә, барлык бәйрәмнәрне дә бергә үткәрә.
Кешегә аралашу, күңел җылысы кирәк. Мин моңа көн саен инанам. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Каратаев исемендәге реабилитация үзәгендә эшлим. Монда гадәттәш тыш хәл вакытында зыян күргән кешеләргә концертлар куям. Бер сәгатькә булса да, дөнья мәшәкатьләреннән аерылып торсыннар дип тырышабыз. Анда эшләп кайткан саен, тормышның кадеренә төшенәсең.
Комментарийлар