16+

2027 елдан Россиядә машина йөртүчеләрне таныклыктан мәхрүм итә алачаклар

2027 елның 1 мартыннан Россиядә медицина оешмалары белән мәгълүмат алмашу тәртибе үзгәрү сәбәпле, кайбер машина йөртүчеләрнең транспорт чарасы белән идарә итү хокукы туктатылырга мөмкин.

2027 елның 1 мартыннан Россиядә медицина оешмалары белән мәгълүмат алмашу тәртибе үзгәрү сәбәпле, кайбер машина йөртүчеләрнең транспорт чарасы белән идарә итү хокукы туктатылырга мөмкин.

Бу хакта юрист Лев Воропаев ТАСС агентлыгына сөйләгән.

Белгеч аңлатуынча, машина йөртүченең автомобиль белән идарә итүгә каршы медицина күрсәтмәләре турында мәгълүмат ачыкланса, аны өч ай эчендә медицина тикшерүе, шул исәптән комиссия тикшерүе узарга мәҗбүр итәчәкләр.

Әгәр тикшерү нәтиҗәсендә машина йөртүгә комачаулый торган авыру расланса, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы автоматик рәвештә туктатылачак.

Хәзерге тәртип буенча да медицина күрсәтмәләре аркасында машина йөртү хокукын гамәлдән чыгару мөмкин. Әмма моның өчен прокуратура судка административ дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә тиеш, ә соңгы карарны суд кабул итә.

Яңа тәртипнең максаты — сәламәтлеге автомобиль йөртүгә мөмкинлек бирмәгән кешеләрне вакытында ачыклау һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading