16+

Россия Президенты Казанның һәм Татарстанның өч җитәкчесенә рәхмәт белдерде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстаннан дүрт дәүләт хезмәткәренә рәхмәт белдерде.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстаннан дүрт дәүләт хезмәткәренә рәхмәт белдерде.

Хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган боерыктан күренгәнчә, бүләккә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков, шәһәр Башкарма комитетының шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков, Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рәфыйкова һәм республика мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов лаек булды.

Жаворонков иҗтимагый әһәмиятле чараларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашуы өчен билгеләп үтелде. Бу декабрьдә татарстанлыларны беренче тапкыр бүләкләү түгел: 10 декабрьдә Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде, ә опера җырчысы Илдар Абдразаков Россиянең халык артисты исемен алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading