16+

Россиядә бензинга бәяләр артуын фаразлаганнар

Россия автоягулык станцияләре бәяләрнең күтәрелү аркасында ягулык дефициты белән очрашкан.

Россия автоягулык станцияләре бәяләрнең күтәрелү аркасында ягулык дефициты белән очрашкан.

Шул сәбәпле, якын арада  бензин бәясе «космик» күрсәткечләргә кадәр үсәчәк, дип кисәткән ягулык базары эксперты Анастасия Бунина.

Бүген Россиядә нефть продуктларын сатып алуга чикләүләр юк, әмма аларны пластик савытка салу тыела. Шул ук вакытта ягулык сатып алу ягулык салу станцияләрендәгегә караганда кыйммәткәрәк төшә башлаган, дип аңлаткан белгеч. Мондый вазгыять чорында ягулык салам диеп кечкенә габаритлы машиналар үзем өчен генә алам дип ягулык салырга мөмкин. Ә бу ягулык белән бәйле кытлык килеп чыгу ихтималын тудыра.

«АЗС резервуары төпсез кое түгел, шуңа күрә запаслар менә шундый «үзе өчен генә сатып алучылар» аркасында тиз генә тупланмаска мөмкин», - дип билгеләгән Бунина.

Күп кенә шәхси автоягулык станцияләренең ягулык запаслары юк, һәм бәяләр үсешен тоткарлау өчен хакимиятләргә вертикаль-интеграцияләнгән компанияләр белән килешергә кирәк, дип өстәгән эксперт. Югыйсә, бәяләрнең үсүен тотып булмый, дип кисәткән ул.

Бүген базарда катнашучылар нефть продуктларын экспортлау турындагы карарны көтәләр, ул 1 октябрьдә билгеле булачак. Тулаем алганда, вәзгыять агымдагы елның ноябрь-декабреннән дә иртәрәк нормальләшә башламаячак, дип йомгаклады эксперт. Ягъни бәяләр үсәргә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading