16+

Россиядә чәкчәккә ГОСТ барлыкка килгән

Россиядә чәкчәк өчен беренче милли стандарт — ГОСТ эшли башлады.

Россиядә чәкчәк өчен беренче милли стандарт — ГОСТ эшли башлады.

Документ тәмнүшкәнең составына, сыйфатына һәм куркынычсызлыгына бердәм таләпләр билгели, дип хәбәр итә ТАСС.

Стандартта рөхсәт ителгән ингредиентлар, аларның пропорцияләре, шулай ук төп күрсәткечләр — дымлылык һәм шикәр күләме күрсәтелгән. Моннан тыш, чәкчәкнең тәме, хуш исе, консистенциясе, төсе һәм формасына таләпләр куелган. Төрү, маркировкалау, саклау һәм ташу кагыйдәләре дә аерым язылган.

Чәкчәк — бал сиробы белән сеңдерелгән, майда кыздырылган камыр кисәкләреннән торган традицион татар һәм башкорт тәмнүшкәсе. Гадәттә аны чәй янына бирәләр.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә ГОСТлар күбесенчә тәкьдим характерында. Әмма әгәр җитештерүче продукциясен ГОСТка туры килә дип игълан итсә, стандарт таләпләрен үтәү мәҗбүри була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading