16+

Россиядә «Герой-Ана» исеменә лаек хатын-кызларга миллион сум түләү автомат рәвештә бирелә башлаячак

Бу хакта РИА Новостига О. Е. Кутафин исемендәге университетның конституцион һәм муниципаль хокук кафедрасы доценты Ольга Рыбакова хәбәр иткән.

Россиядә 2027 елның 1 гыйнварыннан «Герой-Ана» исеменә лаек хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган 1 миллион сум акча автомат рәвештә түләнә башлаячак. 

Россиядә «Герой-Ана» исемен 10 һәм аннан күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызларга бирәләр.

Хәзерге вакытта әлеге түләүне алу өчен төбәк социаль яклау органнарына һәм Хезмәт министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яңа тәртип гамәлгә кергәч, хатын-кызларга гариза бирү һәм кирәкле документларны мөстәкыйль җыю таләп ителмәячәк.

Барлык кирәкле мәгълүматлар ведомстволар тарафыннан Социаль фондка үзләре тапшырылачак, ә түләү автомат рәвештә билгеләнәчәк.

Эксперт сүзләренчә, яңа система күп балалы аналар өчен рәсми процедураларны җиңеләйтергә, шулай ук тиешле түләү турында белмәү яки документлар рәсмиләштерүдәге кыенлыклар аркасында акча алмый калган очракларны булдырмаска ярдәм итәчәк.

Чыганак: РИА Новости

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading