16+

Россиядә коронавирусның киләчәк штаммнарыннан саклаучы вакцина эшләгәннәр

Россиядә коронавирусның яңа штаммнарыннан да сакларга мөмкин булган поливакцина эшләнгән.

Россиядә коронавирусның яңа штаммнарыннан да сакларга мөмкин булган поливакцина эшләнгән.

Препарат COVID-19ның берничә вариантына каршы антигеннарны үз эченә ала. Бу хакта Н.Ф. Гамалеи исемендәге үзәкнең молекуляр диагностика лабораториясе җитәкчесе Татьяна Гребенникова хәбәр иткән. «РИА Новости» хәбәр итә. 

Аның сүзләренә караганда, вакцина Ухань штаммы, «Дельта» һәм «Омикрон» вариантларының антигеннарын берләштерә.

«Бу препаратлар берничә генотипка каршы эшли. Алар COVID-19ның барлык вариантларына гына түгел, ә киләчәктә барлыкка килергә мөмкин яңа штаммнарга да нәтиҗәле, чөнки берничә аксымнан тора. Штаммнар үзгәрә, ә вакцинаның нәтиҗәлелеге элеккечә кала, кимесә дә, бераз гына», — дип белдергән Гребенникова.

Белгеч әйтүенчә, вакцина куллануга әзер. Хәзер аны җитештерүчеләр массакүләм җитештерүне оештыру өчен партнерлар эзли.

Яңа препаратның күпләп җитештерелә башлау вакыты әлегә билгеле түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading