16+

Россиядә яңа төр табиб-белгечләр барлыкка киләчәк

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 1 апрельгә кадәр медицина хезмәткәрләре вазыйфалары номенклатурасына яңа төр белгечләрне өстәргә тиеш.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 1 апрельгә кадәр медицина хезмәткәрләре вазыйфалары номенклатурасына яңа төр белгечләрне өстәргә тиеш.

Россиядә быелдан сәламәт озын гомерлелек буенча табиблар барлыкка киләчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. 

Хөкүмәт тарафыннан әзерләнгән документ нигезендә, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 1 апрельгә кадәр медицина хезмәткәрләре вазыйфалары номенклатурасына "сәламәт озын гомерлелек медицинасы буенча табиб" вазыйфасын өстәргә тиеш. 

Моңа кадәр Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин хәбәр иткәнчә, Министрлар Кабинеты өлкән буын гражданнары мәнфәгатьләрендә эш итү стратегиясен 2030 елга кадәр гамәлгә ашыру буенча чаралар планын раслаган. Ул гомер озынлыгын арттыруны һәм актив озын гомерлелекне дәүләт сәясәтенең төп өстенлеге дип атый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading