16+

Яшьләр уйный, ләкин «Зенит-Казан» җиңә...

«Зенит-Казан» үзендә Красноярсктан килгән «Енисей» командасын кабул итте. Казан командасы Суперлигада әлегә беренче урында бара, ә кунаклар...

Яшьләр уйный, ләкин «Зенит-Казан» җиңә...

«Зенит-Казан» үзендә Красноярсктан килгән «Енисей» командасын кабул итте. Казан командасы Суперлигада әлегә беренче урында бара, ә кунаклар...

Ә кунаклар исә таблицада җиденче урында урнашкан. Бүгенге уен казанлылар өчен унҗиденчесе иде.Партияләр буенча исәп – 3:1, «Зенит-Казан» файдасына тәмамланды. 

Беренче партияне Казан командасы күп тир түкми генә алды, исәп 25:18 иде. Аннан соң казанлылар өчен уендагы авырлыклар арифметик прогрессия кебек артты. Икенче партияне «Зенит-Казан» 25:20 исәбе белән җиңсә дә, ахырга таба «Енисей» командасы берничә тупны алды. Иң авыр вакыт, мөгаен, 3 нче партия булгандыр. Чөнки казанлылар бу партиядә бер ара 8 тупка артка калып бардылар. Дөрес, алар Красноярск командасын куып тотып, исәпне 17:17 ясадылар, әмма нәтиҗәдә 25:27 булды. Партия ахырында Казан командасы җиңде дигәндә, нидер җитмәде...  Ләкин «Зенит-Казан» командасының баш тренеры Алексей Вербов: "Монда безнең команданы гына тәнкыйтьләмик әле. «Енисей» да бик оста уйнады бит, мин өченче партия турында гына әйтмим, гомумән уен турында. Җиңелгән партиядә дә бит уңай моментлар бар. Шул ук 8 тупка артта калып бара идек, куып тоттык. 4 партиядә команда баланс табып чыгыш ясады. Әйе, кайбер уенчылардан без күбрәкне таләп итә алабыз. Шул ук Михаил Лабинскийны әйтер идем. «Енисей» командасындагы Виталий Фетцовны (17 очко, 50% уңышлы һөҗүм) билгелисе килә. Безнең китек урыннарны күрде, блоктагы буш араларны таба алды.” – диде. 

Уеннан читкә китеп, бераз уен тирәли булган хәлләргә күз салыйк. Күз төшкән әйбер: уен алдыннан уйнала торган гимн, экранда флаг рәсеме белән үрелеп бара һәм анда моңарчы гимнның сүзләре юк иде, хәзер исә экранда сүзләр чыгып бара. Гимнны җырлаучылар бермә-бер күбәйде дип әйтеп була. Бер җанатар Татарстан гимнын күңелен биреп җырлады. Ә партияләр арасындагы тәнәфестә иң актив җанатарны билгеләү барышында татар көенә дә биеп алдылар. Үзләренә күрә татар колоритын арттыру инде бу. Җанатарларга килгәндә, аларның саны бик үк күп түгел иде. Әллә эш атнасына әзерләнә халык, әллә көндәш команда кызыксыну уятмаган?

Дүртенче партия исә күпкә тынычрак узды. Кызу өченче партиянең артта калганын сизгән Казан уенчылары җыелып, уенны логик яктан җиңүгә алып барып җиткерделәр. Әлеге партиядә исәп 25:20 булды. «Енисей» командасының өлкән тренеры Юрий Маринин: “Шактый тигез уен алып бардык дип әйтеп була. Кайбер моментларда Казан командасы ике башка югары бит, шул ук подача ягыннан”- диде. Әйе, бу уенда подачалар ягыннан Казан командасы шәп иде.

Күрсәткеч момент булып Андрей Сурмачевскийның подачалары. Бер подача вакытында ул тупка шундый нык сукты ки, туп көндәшләрнең либеросына эләкте. Андрей бу вакыйга өчен аңардан гафу да үтенде әле. Әлбәттә, бу уенда була торган хәл. Казан командасы нәтиҗәдә 99 подача ясады, шуның 12се очко алып килде. 12 очконың 4се Андрей Сурмачевсий исемендә. 

Уенда легионерлар Дражен Лубурич һәм Сантьяго Данани катнашмады. Ләкин аларсыз да «Зенит-Казан» җиңә алды. Казанлылар составында яшьләр уңышлы чыгыш күрсәттеләр: 2003 елгы Михаил Лабинский (13 очко, 71% уңышлы һөҗүм), 2002 елгы Роман Романовский (11 очко, 54% уңышлы һөҗүм) һәм либеро Илья Федоров ( 31 прием). 

«Зенит-Казан» киләсе уенын 14 январь НОВА командасына каршы уздырачак. Әлеге команда таблицада 8 урында бара.

Илнар Камаев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading