16+

Батырларның да батырлары, көчлеләрнең дә көчлеләре - бер мәйданда!

“Манзара” премиясенең быелгы катнашучыларына карадым да, шундый уй туды күңелдә: иң көчле состав нәкъ менә быел тупланган икән бит!

“Манзара” премиясенең быелгы катнашучыларына карадым да, шундый уй туды күңелдә: иң көчле состав нәкъ менә быел тупланган икән бит!

Батырларның да батырлары, зверьләрнең дә зверьләре (яхшы мәгънәсендә, әлбәттә).

Илфат Миннегалиев – Ильяс Юсупов. Яшь көрәшчеләр. Ләкин үзләрен Татарстан, хәтта ки Россия, дөнья ареналарында таныткан көрәшчеләр. Бик киеренке көрәш булырга ошап тора. Илфат яуланган үрләре буенча өстенрәк, Ильяс – соңгы елларда күпләрнең бугазына төер булып ябышкан, күпләрнең җиңү турындагы хыялларын җимергән егет. Илфатны фаворит дип атап булса да, Ильясның әнә шул күпләрнең кәефләрен кыра белү сәләте янә үзен күрсәтергә мөмкин. Соңгы елда “Зилант”та нинди шәп егетләр белән шөгыльләнеп тә тәҗрибә тупларга өлгерде инде ул. Келәм күрсәтер.

Артур Хәкимов – Илнар Закиров. Илнар соңгы елларда бик күп җиңүләр яулаган көрәшче. Әтиле-уллы Барый һәм Габдеҗәлил Сөләймановларның иң шәп шәкертләреннән берсе. Чистайда шөгыльләнә, шәп кенә менеджерлык сәләтле дә бар икәнен күрдек. Дөрес, соңгы елда теге яки бу ярышта чемпион була алмыйча азапланды. Шул ук Хәкимов кебекләр комачаулады үзенә. Артур – бүгенге көрәшнең феноменнарыннан берсе. Чөнки ул Татарстан егете  түгел. Ульян өлкәсенең Чердаклы районы Енганаево авылында туып-үсеп сәләтле көрәшче. Ярый әле “Зилант” күреп алды да, ярый әле үзенә чакырды (“Зилант”ның Ульяновскида да филиалы бар икәнен, анда шактый гына сәләтле егетләр үсүен күпләр белмидер дә әле). Бер караганда, күпкә тәҗрибәлерәк Илнар, икенче яктан, аҗгырып торган яшь Артур. Келәм күрсәтер инде.

Динар Кәримуллин – Илназ Рамазанов. Нәрсә генә әйтсәгез дә, теләсә кайсы көрәш ярышларының бизәге булырлык көндәшләр. Менә монда көрәшләрдә бернинди сөйләшүләр була алмый. Хәтта кайсы тәҗрибәлерәк икәнен ачыкларга да авыр. Икесе дә тәҗрибәле, икесе дә Татарстан, Россия, дөнья чемпионнары булган көрәшчеләр. Үзләренә генә билгеле принципиаль каршылык та бар. Икесе дә бер-берсен яттан белә: берара Илназ Лаеш өчен чыгыш ясады, димәк Динар да аны, ул да Динарны бик яхшы белә. Кайсы көчлерә икәнен “Манзара” келәме күрсәтер.

Ренас Кәлимуллин – Рөстәм Сәлахов. Бер караганда, инде әллә ничә тапкыр көрәш һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы, Россиянең атказанган спорт остасы Ренас Кәлимуллин тәҗрибә ягыннан да, осталык ягыннан да өстенрәк кебек. “Манзара” кебек “Манзара”да бер көрәштән торган каршылыкта аңа каршы чыгарга теләүчеләр табылмас та иде. Табылган. Соңгы арада Рөстәм дә иң көчле көрәшчеләрнең берсенә әверелде. Кыздыра белсәләр һәм кыза белсә, Рөстәм чын зверьләрнең берсе ул. Иманым камил, Чаллыда бик әйбәтләп әзерләнәдер ул. Җиңүчеләр каны сеңгән залда шөгыльләнә бит. Карап карыйк, келәм күрсәтер.

Эльдар Хәмитов – Марат Миначев. Тагын бер Казан – Чаллы, тагын бер Чаллы – “Зилант” каршылыгы. 115 килоны бетерергә тырышып, бик начар дигән фикердә мин. Берничә ел эчендә бу үлчәүдә татарның горурлыгы булырлык шәп егетләр тупланды. Шөкер, “Манзара”да Хәмитов – Миначев каршылыгын күрә алачакбыз. Менә монда бөтенләй дә җиңүчене алдан билгеләп булмый. Эльдар тәҗрибә ягыннан өстенрәк. Ләкин Марат – соңгы елларда ачылган, җиңү тәмен татыган һәм тагын да зуррак җиңүләргә өметләнгән көрәшче. Карап карарбыз.

Альберт Ситдыйков – Ринат Дәүләтшин. Кем әйтмешли, классика жанра. Дәүләр көрәше. Күп көрәшә бу егетләр үзара. Көрәш федерациясе уздырган ярышларда да, Казан арты районнарындагы Сабантуйларда да, инде менә “Манзара”да да. Ә монысы – үзе бер дәрәҗә. Карап карыйк!

Шуннан килеп, афишаларда “стенка” да күренде бит әле. Чаллы – Казан каршылыгы. Анысы тагын да мавыктыргычрак булачак, чөнки анда 18 яшькә кадәр булган егетләр көрәшәчәк. Ә яшьләрнең ничек көрәшкәнен без барыбыз да беләбез. Келәмдә ут чыгачагына шигем юк.

Иң көтелгән очрашуларның берсе Фәһим Ибәтуллин – Айнур Әнвәров көрәше. 2000нче еллар башына кайтып килик әле, җәмәгать. Ветераннар көрәше диясе килми һич кенә дә. Фәһимне келәмнән киткән чагыннан күрәсе килә көрәштә. Айнур да көрәш мәйданында кисәк кенә чемпион, спорт остасы булды да, шулай кисәк кенә китеп барды. Бу пар келәмгә чыккан очракта тамашачылар өчен үзе бер бәйрәм, үзе бер манзара булачак!

18 гыйнварда кызлар көрәшен дә тамаша кыла алачакбыз. Билбаулы көрәш вәкилләре, әлбәттә. Мәйданга Дания Гыйззәтуллина (Тукай районы) белән Рания Гардиева (Азнакай), Риана Шарафутдинова (Азнакай) белән Анастасия Грачева (Алексеевск), Алена Амаева (Мәскәү) һәм Арина Таймасова (Алексеевск) чыгар дип көтелә.

Моннан тыш, “Манзара”да тамашачылар да келәмгә чыгып, үзләрен чынап карый алачак. Концерт программасы бар. Эстраданың якты йолдызларының шәп җырлары яңгыраячак бу көнне “Ак Барс” Көрәш сараенда. Кыскасы, барыбыз да “Манзара”га! Билетлар да күп калмаган диләр инде.

Әәә, онытылган. Баш хөкемдар кем булачак дисезме? Илшат Идиатов. Артык сүз кирәкми инде монда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading