16+

Россиядә иң бай хатын-кызның исеме аталды

Forbes журналы Россиянең иң бай хатын-кызлары рейтингын яңарткан.

Forbes журналы Россиянең иң бай хатын-кызлары рейтингын яңарткан.

Wildberries ка нигез салучы Татьяна Ким 7,1 млрд байлыгы белән исемлекне җитәкләгән.

Икенче урында — Татьяна Литвиненко ($3 млрд), өченче урында Елена Батурина ($1,3 млрд). Илдә барлыгы тугыз хатын-кыз-миллиардер.

Wildberries маркетплейсына нигез салучы Татьяна Ким яңадан Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлеген җитәкләде. Бу хакта Forbes яңартылган рейтингы мәгълүматлары сөйли.

Бу исемлекне Wildberries һәм Russ (РВБ) берләшкән компаниясе башлыгы дүртенче тапкыр җитәкләгән. 2024 ел нәтиҗәләре буенча аның гомуми байлыгы 7,1 миллиард доллар тәшкил иткән. Узган елның икенче яртысында аның суммар капиталы 1,6 миллиардка арткан. 2024 елның август ахырына Wildberries нигез салучысының байлыгы 5,5 миллиардка бәяләнгән.

Рейтингта икенче урынны 3 миллиард суммар капиталы белән Татьяна Литвиненко алган. Ул Россиядә иң эре ашламалар җитештерүче — «Фосагро»химия холдингы акцияләренә хуҗа.

Топ-3не Inteco Management компаниясе президенты Елена Батурина йомгаклаган. Аның байлыгын экспертлар 1,3 миллиард долларга бәяләгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading