16+

Россиядән 169 легаль булмаган мигрант куып чыгарылган

51 очракта чит ил кешеләренең законсыз хезмәт эшчәнлеге ачыкланган.

51 очракта чит ил кешеләренең законсыз хезмәт эшчәнлеге ачыкланган.

«Легаль булмаган мигрант-2025» оператив-профилактик операциясенең өченче этабы барышында Татарстан полициясе 568 административ хокук бозу очрагын ачыклаган. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 169 чит ил гражданы Россия Федерациясеннән мәҗбүри рәвештә куылган.

Хокук бозуларның төп өлеше (302 очрак) миграция законнарын үтәмәү — илгә керү һәм булу кагыйдәләрен үтәмәүгә кагылган. 51 очракта чит ил кешеләренең законсыз хезмәт эшчәнлеге ачыкланган. Полиция тарафыннан законсыз миграция оештыру һәм чит ил гражданнарын ялган исәпкә кую маддәләре буенча 26 җинаять эше кузгатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading