16+

Россиянең, Татарстанның, Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров вафат

Артистка 77 яшь иде.

Россиянең, Татарстанның, Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров вафат

Артистка 77 яшь иде.

Уфада Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты — легенда, Башкорт драма театрының тулы бер чорны гәүдәләндергән танылган актеры Фидан Гафаров вафат булган. Аңа 77 яшь иде. Якшәмбе көнне кайгылы хәбәрне республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте, дип яза «Башинформ»га сылтама белән «Татар-информ».

«Һәр кешенең иҗатта ниндидер үз, туган һәм якын нәрсәсе бар. Минем өчен бу һәрвакыт Фидан Гафаров башкаруында «Кышкы романс» җыры булды. Хәтерлим әле, балачакта, иртән радиодан Фидан Гафаров җырлаганда, әни һәрвакыт тавышын катырак ачуны сорый иде», - дип уртаклашты Башкортстан башлыгы.

«Фидан Сафич безнең тормышта һәрвакыт булды. Бүген шәхсән минем өчен һәм бөтен республика өчен зур югалту. Фидан Сафич мәңгегә китте. Бөек кеше – Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты. Якты истәлекләр хәтердә мәңге сакланыр...», – диде ул.

Даһи артист белән хушлашу сишәмбе көнне сәгать 10да башлана

Салават Камалетдинов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

8

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading