16+

Рөстәм Миңнеханов Кукмара укучыларына рюкзаклар тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмарадагы 3нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар өчен яңа бинасын ачуда катнашты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмарадагы 3нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар өчен яңа бинасын ачуда катнашты.

Биредә 400гә якын бала белем алачак. Уку йортында башлангыч сыйныфлар өчен 16 кабинет, спорт залы, чишенү бүлмәләре, ашханә һәм медицина пункты урнашкан.

«Район тормышындагы мөһим вакыйга – 3нче урта мәктәпнең яңа бинасы ачылу белән котлыйм. Ул бик вакытлы сафка бастырылды, әлеге микрорайонда бик күп бала яши. Җәй көне бу корпуста мәктәп яны лагере эшли башлаган иде инде. Хәерле юл сезгә, яхшы укыгыз!» - дип мөрәҗәгать итте укучыларга Миңнеханов.

Ул «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды. Бүген 20 бала бүләк алды, 1 сентябрьгә кадәр I-XI сыйныфларда белем алучы 362 укучыга ярдәм күрсәтеләчәк.

Мәктәп директоры Диләрә Ганиева әйтүенчә, яңа корпус ачылу халык өчен күптән көтелгән вакыйга булган.

«Без әлеге мәктәпне 50 ел көттек. Бу - безнең микрорайонда яшәүчеләр өчен зур шатлык. Биредә бик күп йортлар төзелә, гаиләләр күчеп килә. Әлеге корпус башлангыч сыйныфлар өчен каралган. Биредә заманча җиһазлар урнаштырылган, бу балаларга урта һәм өлкән сыйныфларда үсеш өчен җитди база булдырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип белдерде директор.

Татарстан Республикасында соңгы елларда яңа гомуми белем бирү учреждениеләре актив рәвештә төзелә. 2010 елдан бирле Татарстанда 110 мәктәп сафка бастырылды. Бу 71 меңнән артык яңа урын булдырырга мөмкинлек бирде.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading