16+

Рөстәм Миңнеханов Омскидагы Сабантуй батырына «Лада Гранта» тапшырды

Омскида XXVI Федераль Сабантуй узды.

Рөстәм Миңнеханов Омскидагы Сабантуй батырына «Лада Гранта» тапшырды

Омскида XXVI Федераль Сабантуй узды.

Милли бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев, шулай ук Россиянең 32 төбәгеннән һәм Казахстанның дүрт өлкәсеннән килгән татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

Бәйрәм кунаклары милли ишегалларын карады, мастер-классларда, көрәш һәм спорт ярышларында, концерт программасында булды.

Сабантуйның абсолют батыры исеменә Чаллыдан, Зәй районы егете Радик Сәлахов лаек булды. Татарстан Рәисе аңа төп бүләк – «Лада Гранта» автомобилен тапшырды.

Чарада чыгыш ясаган Виталий Хоценко Сабантуйның Омск өлкәсе өчен халыклар дуслыгы символына әверелүен билгеләп үтте һәм узган елгы язгы ташу вакытында күрсәткән ярдәме өчен Татарстанга рәхмәт җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов исә бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдереп, Россиянең төп көче – аның күпмилләтле халкында булуын, ә Сабантуйның төрле халыкларны берләштерүче зур мәдәни мәйданчык булып калуын ассызыклады.

Бәйрәм кысаларында татар милли-мәдәни берләшмәләре активистлары да дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде. Киләсе Федераль Сабантуй Томск өлкәсендә узачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading