Республика лидеры билгеләп үткәнчә, шәһәр һәм районнарда Яңа елны бәйрәм итү вакытында зур хәвеф-хәтәрләр булмады, әмма...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә калган Яңа ел чараларын һәм Раштуаны барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, югары дәрәҗәдә уздыру кирәклеге турында белдерде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика лидеры билгеләп үткәнчә, шәһәр һәм районнарда Яңа елны бәйрәм итү вакытында зур хәвеф-хәтәрләр булмады, әмма 1 һәм 2 гыйнварда төбәк дошман пилотсыз очкычлары һөҗүменә дучар булды. Рөстәм Миңнеханов хәрбиләрнең лаеклы эшләвен һәм объектларны әзерләү буенча күрелгән чараларның нәтиҗәлелеген ассызыклады.
Рәис 7 гыйнварда булачак Раштуа бәйрәменә аерым игътибар бирде. Бу көнне гыйбадәтханәләрдә кешеләрнең күпләп җыелуы көтелгәнлектән, ул җирле администрацияләргә һәм Татарстан митрополиясенә хокук саклау органнары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә җәмәгать тәртибен саклауны һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне йөкләде.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар