16+

«Сабан туен үткәрмәү турында әйтүчеләр бар...»

Бу хакта Министрлар Кабинетындагы брифингта Васыйл Шәйхразиев әйтте.

Бу хакта Министрлар Кабинетындагы брифингта Васыйл Шәйхразиев әйтте.

– Кайбер муниципалитетларда “махсус хәрби операциядә авылдашларыбыз һәлак булды”, дип, Сабан туен үткәрмәү турында әйтүчеләр бар. Бу фикер белән килешмим. Төшенкелеккә төшү ярамый, Сабантуйны халыкның рухын күтәрү өчен үткәрергә кирәк. Бөек Ватан сугышы елларында да Сабан туйлары үткәрелгән. Сабан туен Җиңүнең 80 еллыгы шигарендә, ватанпәрвәрлек рухында оештыру мәслихәт. Махсус хәрби операциядә катнашканнарны,  махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның әти-әнисен мәйдан түренә чакырып бүләкләргә, мәрхүмнәргә җыйнаулашып дога кылырга кирәк, – диде Васыйль Шәйхразиев. Аның сүзләренчә быел Татарстанда Сабан туе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана. – Без Сабантуйны бәйрәм иткәндә Җиңүнең 80 еллыгына басым ясауны сорадык. Безнең ветераннар, шулай ук хәзер махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклаучылар бар, алар барысы да зур игътибарга лаек.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә республикада 2025 елның 7-8 июньнәрендә авылларда һәм районнарда, 14 июньдә – Чаллыда, 21 июньдә Казанда татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading