Сабан туйларын әллә безгә дә шулай үткәрергә?
Ел саен, язгы кыр эшләре тәмамлангач, халык гөр килеп Сабантуй бәйрәмен уздыра.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Ел саен, язгы кыр эшләре тәмамлангач, халык гөр килеп Сабантуй бәйрәмен уздыра.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов указы нигезендә, быел әлеге бәйрәм республикада авыл һәм районнарда 7-8 июньдә, 14 июньдә Чаллы шәһәрендә, 21 июньдә Казан каласында узачак. Ә менә Башкортстанда бу бәйрәмне җәй буе уздырырга булганнар. Беренче Сабантуй бәйрәме биредә 31 май көнне башланып, 10 районда һәм аларга кергән авылларда узачак икән.
Башкортстан башлыгы Радий Хабиров кул куйган указдан күренгәнчә, икенче атнада, ягъни 6 июнь көнне – 3, 7 июньдә – 15 районда булачак. Шулай итеп атна саен берничә районда Сабантуйны уздырып, 19 июльгә кадәр дәвам итмәкчеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар