16+

«Сезнең һәр дәресегез бала хәтеренә уелып кала»: Илсур Метшин Казан укытучыларын котлады

Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең мәгариф өлкәсендә эшләүче укытучыларын, мөгаллимнәрен һәм ветераннарын Укытучылар көне белән котлады.

«Сезнең һәр дәресегез бала хәтеренә уелып кала»: Илсур Метшин Казан укытучыларын котлады

Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең мәгариф өлкәсендә эшләүче укытучыларын, мөгаллимнәрен һәм ветераннарын Укытучылар көне белән котлады.

Мэр үзенең котлавында укытучы хезмәтенең имтихан нәтиҗәләре һәм олимпиада җиңүчеләре саны белән генә бәяләнмәвен ассызыклады. Аның сүзләренчә, укытучының һәр дәресе, укучысына биргән киңәше баланың хәтерендә һәм йөрәгендә гомерлеккә сакланып кала.

«Бу көнне без бәһасе булмаган белем бирүчеләргә, сәләтләребезне үстерергә ярдәм итүчеләргә һәм уңышка ирешү юлында иңнәребезгә канат куючыларга аерым бер хөрмәт, үзгә бер җылылык белән рәхмәт белдерәбез», — диде Илсур Метшин.

Казан мэры шәһәрнең үз укытучылары белән горурлануын билгеләп үтте. Ул мәгариф өлкәсендә уңайлы шартлар булдыру өчен мәктәпләр төзелү һәм яңартылуы белән беррәттән, Укытучылар йорты, укытучыга багышланган сквер һәм һәйкәл булдырылуын да искә алды.

Илсур Метшин укытучыларга фидакарь хезмәтләре, сабырлыклары, зирәклекләре һәм һөнәрләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдереп, аларга сәламәтлек, бәхет, рух ныклыгы һәм иҗади илһам теләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading