16+

Шигърият музыка белән үреләчәк: Казанда «Әдәби фест» фестивале башлана

9–11 октябрь көннәрендә Казанда өч көнлек зур «Әдәби фест» фестивале узачак.

9–11 октябрь көннәрендә Казанда өч көнлек зур «Әдәби фест» фестивале узачак.

Проектның оештыручылары — Татарстан Язучылар берлеге һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Оештыручылар алдында җитди бурыч тора: татар әдәбиятын заманча форматта тәкъдим итү һәм китап уку мәдәниятен яшьләр арасында популярлаштыру. Чараның төп локациясе итеп Казанның иң зәвыклы мәдәни үзәкләренең берсе — Милли китапханә сайланган.

Фестивальнең төп үзенчәлеге — сәнгатьнең төрле тармакларын берләштергән масштаблы коллаборация

Гадәти әдәби кичәләрдән аермалы буларак, биредә заманча татар шигърияте классик музыка белән үреләчәк. Программаның үзәк вакыйгасы — шагыйрьләр һәм язучыларның Ильяс Камал җитәкчелегендәге зур симфоник оркестр аккомпанементы астында чыгыш ясавы булып тора. Бу алым текстның тәэсир итү көчен арттыруга һәм тамашачы өчен өр-яңа аудиовизуаль мохит тудыруга юнәлтелгән.

Шулай ук проект кысаларында әдәби маркет, лекторий, китап алмашу, иммерсис спектакль планлаштырылган. Шулай ук бу фестивальдә аеруча җитди блог булып документаль фильмнар премьерасы тора. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Ильяс Фәрхуллин хәбәр итүенчә, тәкъдим ителәчәк яңа документаль фильмнар татар халкының бөек, даһи әдипләре — Хәсән Туфан һәм Фатыйх Әмирханның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган. Бу өлеш фестивальгә тирән тарихи һәм мәгърифәти мәгънә өсти.

Әлеге өч көнлек фестиваль заманча татар мәдәниятенең бүгенге потенциалын һәм үсеш векторларын билгели торган төп күрсәткеч булып торачак. Татарстан Язучылар берлеге һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы китап сөючеләрне, шигърияткә мөкиббән булучыларны фестиваль көннәрендә планлаштырылган чараларда көтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading