16+

Социаль Фондта гыйнвар өчен пенсия кайчан түләнәчәге турында хәбәр иттеләр

Пенсионерларның күп өлеше гыйнвар өчен пенсияне вакытыннан алда алачак,

Пенсионерларның күп өлеше гыйнвар өчен пенсияне вакытыннан алда алачак,

30 декабрьгә кадәр — бу түләү даталары гыйнвар бәйрәмнәренә туры килгән гражданнарга кагылачак, дип хәбәр иткәннәр РИА Новостига Россия Социаль фондында.

«Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Россиядә пенсионерларның күбесе гыйнвар өчен вакытыннан алда пенсия алачак. Яңа ел алды түләүләре, аерым алганда, банк аша пенсия күчерү кышкы каникул көннәренә туры килүчеләргә кагылачак. Почта бүлекчәләре пенсионерларга гыйнварда гадәти график буенча илтәчәк. Гыйнвар өчен пенсия пенсионерлар счетына 30 декабрьгә кадәр күчереләчәк», - диделәр социаль Фондта.

Вакытыннан алда түләүләр гадәттә айның 1 дән 11енә кадәр пенсия ала торган россиялеләргә кагылачак. Бу билгеләнгән чорга яңа ел бәйрәмнәре туры килү белән бәйле. Каникуллардан соң банклар аша күчерү стандарт график буенча яңадан башланачак.
Шул ук вакытта гыйнвар өчен иминият пенсияләре 7,6% ка арттырылган күләмдә киләчәк.

«Вакытыннан алда түләү пенсиянең барлык төрләренә дә кагыла, иминият һәм социаль, тупланма, картлык һәм инвалидлык буенча пенсияләрне дә кертеп. Әгәр пенсия белән бергә социаль фондтан өстәмә түләүләр килсә, алар шулай ук вакытыннан алда күчереләчәк. Барлык акчалар автомат рәвештә киләчәк, пенсионерларга моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми», — дип ачыклык кертелгән Социаль Фонд хәбәрендә.

Россия почтасы гыйнвар өчен пенсияне гадәти даталарда — 3-25 гыйнварда китерәчәк. Шул ук чорда түләүләрне почта бүлекчәсе кассасы аша алу мөмкинлеге булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading