16+

Киләсе елда Дәүләт Думасында Татарстаннан ничә депутат булачак?

Киләсе елга Дәүләт Думасы депутатлары сайлаулары көтелә.

Киләсе елда Дәүләт Думасында Татарстаннан ничә депутат булачак?

Киләсе елга Дәүләт Думасы депутатлары сайлаулары көтелә.

Татарстан яңа чакырылышта федераль парламентның түбән палатасына кимендә кабат унбиш депутатны уздыру бурычын куя. “Бу чакырылыштагы Дәүләт Думасы депутатлары белән без тыгыз хезмәттәшлектә, еш кына очрашып, аралашып торабыз. Аларның эшеннән тулаем канәгать. Әмма актив булмаганнарны, йомшагракларны киләсе чакырылышка тәкъдим итмәячәкбез. Шулай да әлеге депутат корпусының нигезен сакларга кирәк. Алар Дәүләт Думасының хокукый идарәсе белән хезмәттәшлек тәҗрибәсен тупладылар, – дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентының 2025 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә.

Федераль үзәк белән хезмәтттәшлекне дә югары бәяләде Дәүләт Советы Рәисе. Аерым алганда, ел башында Татарстан парламентарийлары, муниципаль реформа кысаларында, федераль үзәк белән берлектә зур эш башкарды. Татарстанның төбәкләрнең җирле үзидарә моделен үзләре билгеләү хокукы турындагы, ягъни бер баскычлы системага күчү яки ике баскычлы системаны калдыру хокукы турындагы тәкъдимнәрен ишеттеләр. Шуның нәтиҗәсендә федераль законга җитди үзгәрешләр керде, аерым алганда, тәкъдим ителә торган бер баскычлы система урынына төбәкләргә ике баскычлы системаны калдыру хокукы бирелде. “Безнең законнарны әлеге норматив документларга яраклаштыру буенча эшче төркем барлыкка килде. Сүз федераль үзәк һәм ил субъектлары арасында вәкаләтләрне чикләү турында бара. Республикада тукманга якын закон һәм башка хокукый актлар кабул итәргә һәм төзәтергә кирәк иде. Шуларның якынча җитмешенә үзгәрешләр кертелде”, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның әйтүенчә, Дәүләт Думасы Татарстанның закон чыгару инициативаларының берсен генә дә катгый кире какмаган. "Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин безнең закон инициативалары, кагыйдә буларак, беренче чиратта карала, без Татарстанга гына түгел, башка төбәкләргә дә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне күтәрәбез, диде”, – дип ассызыклады ул.

 
 
 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading