Кызыклы бәйрәм уңаеннан янә сораштыру!
Бүген, бик беләсегез килсә, 2 гыйнварда интровертлар көне билгеләп үтелә. Яраткан җырчыларыбыз интровертмы яки экстравертмы? Бәлки аларда шәхеснең ике төре дә чагылыш тапкандыр? Кыскасы, барысын да белештек!
Гүзәл Идрисова үзен бик аралашучан кешеләр рәтенә кертә һәм үзе дә шундый ачык кешеләрне ярата. “Мин игезәкләр йолдызлыгы астында туган, уртак телне бөтен кеше белән дә, хаттә таныш булмаганнар белән дә җиңел табам. Әмма гел эштә дә, өйдә дә кешеләр белән күп аралашырга туры килгәч, бераз ялыктыра. Руль артында тыныч кына, музыка тыңлап, үз уйларымда йөрергә яратам”,– ди җырчы.
Җырлы гаилә – Илдус Вәлиев һәм Регина Гайсина аралашуны бик кыска тотарга ярата. “Конкрет, кирәкле сорауга җавап биреп, җавап алу безгә хас. Бигрәк тә телефон аша. Әмма кешесенә туры килсәк, аеруча иҗат темасына аралашып китсәк, сөйләшеп туймас чаклар була”,– дип елмая матур дуэт. Иң кызыгы шул, Илдус һәм Регинаның балалары да үзләренә охшаган. “Чит кешеләр белән бөтенләй сөйләшмиләр, кайсыбер вакытта алар өчен кызарып чыккан чаклар да була. Шулай булгач без гаиләбез белән интроверт булып чыгабыздыр”,– дип елмая Регина.
“Мин, мөгаен, экстроверт та, интроверт тадыр”,– дип сүз тотты Аиша. “Барысы да күңел халәтеннән тора. Кайбер вакытта минем бик нык сөйләшәсем, аралашасым, кешеләр белән күрешәсем килә. Үзем белән бер дулкында булган кешеләрне яратам. Ә кайчак миңа җәмгыятьтән бөтенләй читтә тору ошый”,– ди җырчы.
“Кеше миңа карагач, экстроверт дип уйларга мөмкин. Тик – юк, мин интроверт”,– дип безне шаккаттыра Зәмирә Рәҗәпова. Студент вакытта тулай торакта торган вакытта җырчы хәтта этажда кемнәр торганын да белмәгән, танышмаган, аралшмаган. “10 елдан артык фатирда яшәгәндә дә күршеләрне белмәдем мин, ирем белә иде. Әле дә күрше йортларда торган кешеләрнең исемнәрен белеп бетермим. Мисал өчен, ничә ел буе күршегә Алсу дип дәшеп йөрдем, ә ул Зөһрә булган икән. Күптән түгел генә каенанам әйтте”,– дип көлә Зәмирә.
“Мин тынычлык яратам. Үзем генә булу да бик ошый миңа. Уй-фикерләрем белән бергә-бер калып, руль артында йөрергә яратам, шул вакытта үз эчеңдәге хисләргә игътибар итә башлыйсың. Әмма эшебез үзең генә калырга ирек бирә торганнардан түгел, шулай 3 бала анасы да мин. Димәк, гаиләдә дә, Аллага шөкер, шау-гөр килеп торабыз”,– ди Миләүшә Сафина.
Нияз Хаматшин аралашырга бик ярата, шау-шулы компанияләргә дә каршы түгел ул. “Әмма барысы да кәефкә бәйле”,– ди җырчы. “Белгән кешеләр белән дә кайчак аралашасы килмәскә мөмкин, ә кайбер вакытта таныш булмаган кешеләр белән ачылып, сөйләшеп китәсең”,– дип ассызыклый Нияз.
“Мин хәзер интровертка әверелгәнмендер, мөгаен. Әмма “движухалар” яклы мин үзе. Чөнки – сукояр”,– дип тезеп китте Лилия Хәйруллина. “Тик 4 балаң булганда, әллә кайларга чыгып китеп йөреп булмый. Шуңа мин яртылаш интроверт, яртылаш экстроверт”,– дип фикерен йомгаклый җырчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар