Очрашып йөргәндә кешенең кем икәнен ахыргача белеп бетереп булмый икән. Гашыйк чакта егетеңә бөтенләй башка күзлектән карыйсың, күрәсең.
Скопировать ссылку
Очрашып йөргәндә кешенең кем икәнен ахыргача белеп бетереп булмый икән. Гашыйк чакта егетеңә бөтенләй башка күзлектән карыйсың, күрәсең.
Бәлки мин генә шулай беркатлы булганмындыр, бәлки башкалар болай ук сукыр түгелдер… Акчаны бик сак тотуын, саран икәнен мин сизми калдым дип әйтә алмыйм. Юк, сиздем. Әмма ул чакта моңа зур игътибар биреп җиткермәгәнмен.
Иң беренче очрашудан соң ук ул мине ашханәгә кереп ашарга чакырды. «Монда арзан да, тәмле дә», – диде. Ул вакытта мин, әлбәттә, баш тарттым. Хәер, очрашып йөргәндә ул мине ничә тапкыр да кафега алып кердеме икән – хәтерләмим дә. Акчасыз кеше булса, аңлар идем. Әмма аның, зур булмаса да, үз бизнесы бар, кереме дәими.
Кемдер: «Акчаны белеп тота ул, син генә аңламыйсың», – дияр. Бәлки, шулайдыр да. Әмма дус кызларыңның әле бер кафеда, әле икенчесендә төшкән фотоларны социаль челтәрләрдә күргәч, синең дә кайчак кеше арасына чыгасы, матур итеп утырасы, аз гына булса да мактанасы килә бит.
Иң авыры – аның чын мәгънәсендә саран икәнен өйләнешкәч кенә аңладым. Әниләргә кунакка кайта башласак, күчтәнәчкә акча кызгана. Кибеттә нәрсәгә генә кул сузсам да: «Бу аларга нәрсәгә? Аларның юкмени?» – дип туктата. Буш кул белән ничек кайтып керәсең инде?! Әниләрем беркайчан да сүз әйтмиләр, әмма миңа шундый оят.
Бала тапкач, хәлләр тагын да катлауланды. Кулыма бөтенләй акча тоттырганы юк. «Мин бит барысын да үзем алып кайтып торам, сиңа акча нәрсәгә?» – ди ул. Әйе, кирәк-яракны, азык-төлекне алып кайта. Әмма иң кирәген генә. Мин исә акчаны әллә нинди юк-барга сорамыйм бит: балага кием, дару, вак-төяк кирәк-ярак, үземә дә кайчак бер-ике нәрсә…
Кайчак хәтта үз-үземә: «Акчасын алып туздырыйммы икән әллә?» – дигән уй да килә. Әмма шунда ук моннан кире кайтам, белеп алачак та өйдә кара тавыш чыгачак.
Исемемне бастырмагыз, зинһар. Бу сорауны ничек хәл итәргә икән.
Психолог Гүзәл Латыйпова киңәше: – Бу хатта күтәрелгән проблема, кызганычка каршы, бүген бик күп гаиләләргә таныш. Ир кешенең акчаны тулысынча үз контролендә тотуы, хатын-кызны финанс яктан бәйле хәлдә калдыруы – икътисади басымның бер төре. Мондый очракта сүз саранлык турында гына түгел, ә ышаныч һәм хөрмәт җитмәү турында бара. Гаиләдә керем уртак булырга тиеш. Хатын-кызның да шәхси чыгымнары, баланың үсеше өчен ихтыяҗлары бар. «Мин барын да алып кайтам» дигән фикер хатынның шәхесен, ихтыяҗларын юкка чыгара. Ир күрмәгәндә акча алып туздыруга килгәндә, бу юл – проблеманы хәл итми, киресенчә, аны тагын да тирәнәйтә генә. Иң дөрес адым – тыныч кына сөйләшү, гаилә бюджеты турында килешү төзү. Әгәр сөйләшү барып чыкмаса, гаилә психологына яки ышанычлы белгечкә мөрәҗәгать итү мөһим. Гаилә – ул контроль түгел, ә партнерлык. Хатын-кыз үзен куркынычсыз, кадерле һәм хөрмәт ителгән итеп хис итәргә тиеш.
Комментарийлар