16+

Сосновский балтырганына каршы көрәшмәгән өчен штраф салачаклар

Татарстанда җир кишәрлекләрендә Сосновский балтырганын җыеп алмаучылар өчен штрафлар кертергә планлаштыралар.

Татарстанда җир кишәрлекләрендә Сосновский балтырганын җыеп алмаучылар өчен штрафлар кертергә планлаштыралар.

Физик затлар өчен акчалата җәза күләме – 5 мең сумга кадәр. Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр инде әзерләнә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.

«Вазыйфаи затларга – 20-50 мең сум, юридик затларга – 150 меңнән 1 млн сумга кадәр, ә гражданнарга ул сумма 2 мең сумнан алып исәпләнә», – дип хәбәр иттеләр Министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Сосновский балтырганы белән көрәшергә һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга юл куймауны муниципаль районнар күзәтергә тиеш, дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.

"Балтырганның торак пунктлар җирләрендә таралуын җирлекләрнең җирле үзидарә органнары күзәтә. Авыл хуҗалыгы җирләрендә Сосновский балтырганын бетерү өчен җир кишәрлекләре милекчеләре, җирдән файдаланучылар, җир биләүчеләр һәм җир кишәрлекләрен арендалаучылар җаваплы", - дип өстәгәннәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

2026 елның 1 мартыннан Россиядә яңа закон гамәлгә керәчәк: җирләре булган һәркем, милекчеләр, арендаторлар яки инфраструктура өчен кишәрлекләрдән файдаланучылар куркыныч инвазив үсемлекләр, шул исәптән Сосновский балтырганы белән көрәшергә тиеш булачак. Әгәр моны эшләмәсәң, штраф түләргә туры киләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading