16+

«Сталин соколлары» тактик бүлекчәсенә кандидатлар җыялар

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләренең 50нче бригадасы составындагы «Сталин соколлары» тактик бүлекчәсенә хәрбиләр җыю дәвам итә.

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләренең 50нче бригадасы составындагы «Сталин соколлары» тактик бүлекчәсенә хәрбиләр җыю дәвам итә.

Кандидатларга махсус әзерлек узу һәм хезмәт барышында кирәкле хәрби белгечлекләрне үзләштерү мөмкинлеге тәкъдим ителә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

  • Координатор Олег Сергеев мәгълүматларына караганда, хәрбиләрнең акчалата тәэмин ителеше аена 600 мең сумнан башлана. Махсус контракт бер елга төзелә. Аның шартлары буенча ике ай махсус әзерлеккә, бер ай ялга бүленә, калган тугыз ай турыдан-туры хезмәт итүгә туры килә.

Әзерлек Татарстандагы полигоннарның берсендә үткәрелә. Уку барышында кандидатлар пилотсыз очкычларны җыю һәм көйләү, аларны идарә итү һәм очышларны башкару белән бәйле күнекмәләр үзләштерә. Махсус симуляторлар ярдәмендә катнашучыларның тактик фикерләү сәләте дә бәяләнә.

БПЛА. ФОТо: ТИ

Кандидатларның техник белеме булуы мәҗбүри шарт түгел. Оештыручылар яшь, яхшы моторика, тиз реакция һәм психологик тотрыклылык кебек сыйфатларга игътибар итә. Шулай ук кандидатлар тиешле тикшерүләр, шул исәптән хокук саклау органнарының мәгълүмат базалары буенча тикшерү узарга тиеш.

Республикада пилотсыз системалар белән бәйле тагын бер юнәлеш — «Варяг» бригадасына җыю да дәвам итә. Әлеге бүлекчә ерак арага оча торган удар пилотсыз очкычлар белән бәйле бурычларга махсуслаша.

Моннан тыш, Татарстанда медицина хезмәткәрләре өчен дә еллык махсус контракт төзү мөмкинлеге каралган. Табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташларыннан профильле белем таләп ителә.

Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзү шартлары турында Татарстанда 8 800 222 59 00 яки 117 номерлары аша мәгълүмат алырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading