16+

Татарстан экология өлкәсенә күпме акча керткәне билгеле булды

Җиде ел эчендә Татарстанда табигатьне саклауга 71,8 млрд сум сарыф иткәннәр.

Җиде ел эчендә Татарстанда табигатьне саклауга 71,8 млрд сум сарыф иткәннәр.

Бу хакта Татарстан экология министры Александр Шадриков авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда хәбәр иткән.

Бу чорда Лаеш һәм Мамадыш районнарында сулыклар чистартылган, Түбән Кама, Минзәлә һәм Казанда чүплекләр бетерелгән. Шулай ук 2025 елдан республикада яңа экологик проект старт алган. Чаллыда һәм Казанда елгаларны чистарту, Нурлатта һәм Түбән Камада пычранган территорияләрне җыештыру планлаштырыла.

Министр авыллардагы су проблемаларын хәл итүгә басым ясады. Скважиналарга документлар рәсмиләштерү башланды, һәм җирлек башлыкларына бу процессны күзәтергә кирәк. Шадриков башлыклары белән әңгәмә вакытында җирле хакимиятләрне экологик түләүләрдән кергән акчаларны экологиягә активрак сарыф итәргә чакырды һәм чүп-чар белән эш итү кагыйдәләре турында искә төшерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading