Шуңа безнең төбәк Россиядә лидерларның берсе булып тора.
«Газпром трансгаз Казан» генераль директорының ремонт һәм капиталь төзелеш буенча урынбасары Рөстәм Хамматов мәгълүматы буенча, Татарстанда газлаштыру дәрәҗәсе хәзерге вакытта 97,8% тәшкил итә.
2025 елда үткәрелгән инвентаризация нәтиҗәсендә 50 меңнән артык йорт бушлай газлаштырудан файдалана алачак. Бүгенге көндә республика халкы йортларга газ кертеп бетерү өчен 41 меңнән артык гариза биргән һәм 40 меңнән артык килешү төзегән. 36 меңнән артык кишәрлек чикләренә газүткәргеч китерелгән, ә 29 меңнән артык йорт газга тоташтырылган.
Моннан тыш, медицина һәм мәгариф учреждениеләрен моңарчы газ кертелгән авылларда йортларга газ кертеп бетерү буенча эш дәвам итә. Хәзерге вакытта 17 гариза кабул ителгән, барлык кирәкле килешүләр төзелгән, һәм газ тоташтыруның техник мөмкинлеге барлык объектлар өчен дә тәэмин ителгән, шуларның 13е инде газга тоташтырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар