16+

Татарстан пенсионерлары оешмасын кем җитәкләячәк? Яңа рәис сайланды

Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Татьяна Ларионова Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасының яңа рәисе итеп сайланды.

Бүген Казанда Татар дәүләт филармониясендә ветераннар (пенсионерлар) оешмасының IX хисап-сайлау конференциясе узды. Анда соңгы биш елда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар, шулай ук оешманың яңа җитәкчесен сайладылар.

Оешманы 2011 елдан Хәбир Иштирәков җитәкләде. Ул үз вәкаләтләрен үз теләге белән, башкарылган бурычларны аңлап, тапшыруын белдерде.

Татарстанда 900 меңнән артык пенсионер исәпләнә. Ветераннар оешмасы алар белән эшләүче зур челтәрне берләштерә. Соңгы елларда «Балкыш» иҗат фестивале, «Ветераннарга – ветераннар игътибары» хәрәкәте, «Гаилә фотохроникалары» проекты кебек инициативалар гамәлгә ашырылган.

Конференциядә 2031 елга кадәр эшнең төп юнәлешләре дә билгеләнгән. Очрашу ахырында ветераннар активы бүләкләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading